Буген мәшгульлек үзәгендә буш эш урыннары ярминкәсе оештырылды һәм үткәрелде. Анда мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар белән беррәттән эш табарга теләгән шәһәрдәшләребез дә катнашты.
Чарада шәһәрнең 11 оешмасыннан вәкилләр катнашты, шулар арасыннан: ПАҖ “МТС” филиалы, ПАҖ “КАМАЗ “Пресс-рам заводы”, АКБО Социаль ярдәм үзәге “Содействие” (Булышлык), ҖЧҖ “Петролайн-А”, ҖЧҖ “ССК Алтиком” һәм башкалар.
Эш бирүчеләр барлыгы 122 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр – КАМАЗның сыйфат менеджменты һәм җитештерү системасын үстерү бүлегенә бюро җитәкчесе, инженер-технолог, сәркатип-кадр белгече, инженер-конструктор, участок мастеры, төяү җайланмасын йөртүче, фрезерчы, слесарь-ремонтчы, металл коючы, буяучы, келәтче, транспортировщик, социаль хезмәткәр, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, контролер-кассир, токарь, эш бүлүче, механик җыю эшләре слесары һәм башкалар.
Моннан тыш ярминкәгә килүчеләргә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде, ярминкә оештырылу вакытына анда барлыгы 4900 буш эш урыны теркәлгән.
Ярминкәдә барлыгы 104 кеше катнашты, шуның 18 алга таба катнашучы оешмаларның вакантлы эш урыннарына эшкә керергә юллама бирелде. Мәшгульлек үзәге белгечләре ярминкәгә килүчеләргә эшне интернет-ресурсларны кулланып табып булу мөмкинлеген аңлаттылар, шул исәптән, “Рәсәйдә эш” рәсәйкүләм буш эш урыннары тупланмасы. Һәр килүчегә бу порталдан ничек кулланып булу турында күрсәтмә кәгазъ тапшырылды.