Баулыда мөмкинлекләре чикле яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Баулы эш белән тәэмин итү үзәгендә «Мин һөнәр сайлыйм» темасына багышланган "түгәрәк өстәл" узды.

Утырышта халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең һөнәри юнәлеш бирү буенча белгеч Л. Огородникова, «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы Л. Хисамова, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директор урынбасары Л. Гыйльметдинова, Баулы муниципаль районы тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары С. Мөхәммәтҗанова, “Шатлык” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәт буенча белгече Е. Четыркина катнашты.

Очрашуда кинлекләре чикле яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре турында актуаль мәсьәләләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International