Казан дары заводы 60 тан артык вакантлы эш урыны тәкъдим итте

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Казанның Киров районы эш белән тәэмин итү үзәгендә «Казан дәүләт казна дары заводы» кадрлар хезмәте катнашында эш бирүче көне узды.

Дәгъва кылучыларга аппаратчик, лаборант, технолог, шофер, грузчик кебек белгечлекләр буенча61 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде.

Барлыгы эш бирүче көненә 110 кеше килде, эшкә урнаштыру өчен 8 юнәлеш бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International