Минзәлә интернат-йортында министр урынбасары булды

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль яклау хезмәт коллективы ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Мубаракшин белән очрашты. Чарада шулай ук Минзәлә муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, Минзәлә районы буенча социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясников катнашты.

Кунаклар интернатта торучылар белән әңгәмә корды, бүлмәләр һәм кабинетларны карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International