Кичә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова Балтач муниципаль районында гражданнарны кабул итү үткәрде.
Очрашуга 2 граждан килде, аларны вакытыннан элек түләнелә торган пенсия һәм социаль ярдәм чараларына кагылышлы сораулар кызыксындырды.
Аннары Энҗе Нигъмәтҗанова министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективы белән очрашты.
Чарада Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов та катнашты.