Кышкы вакытта балалар травмасын кисәтү максатыннан Чистай «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары балалар һәм өлкәннәргә буклетлар таратты.
«Кышкы йөрүләр һәрвакыт балаларга зур шатлык китерә. Күп кенә балалар көздән үк түземсезлек белән карны көтә, чанада, чаңгыла шуар өчен. Шүңа күрә, кышкы вакытта куркынычсызлык кагыйдзлзрен дә кабатлау бик мөһим», дип билгеләп үтә белгечләр.