Түбән Кама «Балкыш» социаль приютында патриотик чаралар

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

"Татарстанның салават күпере” патриотик тәрбия бирү буенча эш программасы кысаларында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында эрудитлар конкурсы үткәрелде.

Педагоглар алдан эш үткәрде: тәрбияләнүче балалар китапханәгә йөрде, Ватаны турында китаплар укыды, җирле шагыйрьләрнең шигырьләре белән танышты.

Конкурс барышында яхшы белемнәрен Гадел, Виолетта, Марианна күрсәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International