Кичә Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә егерме өч өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар Кукмара икенче үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм «Ал-калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе белән очрашты.
Чара Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, «Халыклар Дуслыгы» Ордены кавалеры Фәнис Яруллинга 80 ел тулуга багышланган иде.