«Равновесие» программасы кысаларында Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Эльмира Гарафутдинова һәм Филсинә Гаптелганиева «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре» темасына дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып гаилә кыйммәтләре төшенчәләр турында аңлатма бирү, заманча гаиләгә анализ һәм бәя бирү, гаилә алдында җаваплылык тоту формалаштыру торды.