Менделеевск «Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә танып белү дәресе узды.
Чараның максаты булып дөрес туклану кагыйдәләрен аңлату торды.
Дәрес башында ата-аналар бер-берсе белән танышты. Психолог Н.Маснавиева төрле күнегүләр үткәрде, сәламәт ризык турында презентация күрсәтте.
Социаль эш буенча белгеч Е. Агляметдинова дөрес туклану принциплары турында сөйләде. Әңгәмә барышында ата-аналар ботка, чикләвек, балык һәм сөт продуктларының файдалы сыйфатлары турында белемнәрен киңәйтте.