Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, Биектау районы “Татгазинвест” ЯАҖ 36 хезмәткәренә 1033 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.
Шулай ук, Зәй районы “Гидромонтаж” ҖЧҖ 79 хезмәткәренә 92 мең сум һәм Бөгелмә “Бугульма-Пригород” ҖЧҖ 6 хезмәткәренә 11 мең сумлык бурычын түләде.
Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.