Шушы көннәрдә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы оешмалар вәкилләре белән семинар узды.
Чарада катнашучылар минималь хезмәт хакы үзгәреше, эш эзләүдә авырлыклары булган гражданнарга эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтү, мәшгуль булмаган инвалидларны эшкә урнаштыру, субсидияләр бирү һәм башка сорауларны тикшерде.
Семинарда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләргә мәшгульлек үзәгенә вакантлы эш урыннары булу турында мәгълүмат бирүне искәрттеләр.