Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм Кама Аланы психоневрологик интернатының уртак эш планын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама күппрофильле көллиятенә танып белү экскурсия оештырылды.
Психоневрология интернаты карамагындагылар әлеге уку йортында алып була торган һөнәрләр белән танышты. Экскурсияне Түбән Кама күппрофильле көллияте Кама Аланы филиалы өлкән мастеры В. Темников үткәрде.