Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Ышаныч” белән берлектә анда каралучы балалар белән очрашу үткәрде.
2018 елның 7 февраленда мәшгульлек үзәге комплекслы планга таянып халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доверие”дә каралучы балалар белән очрашу үткәрде. Экскурсия оештырылды, балалар мәшгульлек үзәгенең структурасы һәм эш принциплары белән таныштылар, мәшгульлек үзәгендә теркәлү буенча мәгълүмат алдылар, һөнәри ориентация, һөнәри укыту һәм эшсез гражданнарга өстәмә һөнәри белем бирү буенча мәгълүмат алдылар, 14 яшьтән 18 яшькә кадәр булган яшүсмерләрне җәйге каникул һәм укудан соң буш вакытта эшкә урнаштыру мөмкинлекләре белән таныштылар.
Һөнәри ориентация һәм һөнәри укыту бүлеге белгечләре һөнәри эшчәнлекне дөрес сайлау мөмкинчелеге турында сөйләделәр, аның киләчәктә үзенең потенциалыңны һөнәри эшчәнлектә дөрес куллануга булашачагын һәм уңышлы кеше булуга китерәчәген аңлаттылар. Һөнәр классификацияләре белән таныштырдылар, лекциядән соң тигез генә яшүсмерләр белән әңгәмәгә кереп киттеләр, алар мәшгульлек үзәге белгечләре биргән сорауларга җавап бирделәр. Сораулар һөнәри дөньяның төрлелеге буенча иде, шулай ук кроссвордлар да чиштеләр. Балалар Яр Чаллы шәһәрендәге вакантлы эш урыннары хакында мәгълүмат белән дә таныштылар.