2018 елда 16 февраль көнне Казанда «Социаль проектын тормышка ашыруга ничек Россия Федерациясе Президентының грантын алырга?» дип исемләнгән Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмалар өчен президент грантлары Фондының семинары узачак.
Семинар Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Казан ш., Пушкин ур., 66 адресы буенча узачак. Башлана сәгать 13:00дә.
Семинарда катнашу бушлай. Чарага килергә теләүчеләргә сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Теркәү 2018 елның 15 февраленә кадәр булачак.
Теркәү сораулары буенча (495) 150-44-42 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, оештыру мәсьәләләре буенча - (843) 233-72-87 яки электрон почтага ciss.rt@mail.ru.