Бөгелмәдә «Карьерный навигатор-2018» һөнәри юнәлеш бирүче марафон башлана

2018 елның 9 феврале, җомга

Кичә Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгендә мәгариф идарәләре, уку йортлары һәм урта-һөнәри белем бирү оешма вәкилләре белән эшче киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә мәгариф идарәсе әйдәп баручы белгече Л. Владимирова, Бөгелмә төзелеш-техник көллияте директоры А. Маслов, Бөгелмә аграр көллияте директоры Ф. Гатин, Бөгелмә машиналар төзү техникумы вәкилләре, Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында уку йортларында һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү үткәрү даталары билгеләнде.

Проектта 2000нән артык мәктәп укучысы катнашачак дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International