2018 елның 8 февралендә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгендә буш эш урыннары ярминкәсе үтте. Анда мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар белән беррәттән эш табарга теләгән шәһәрдәшләребез дә катнашты.
Чараның максаты – шәһәрдәшләребезгә эш табуда ярдәм итү, буш эш урыннары турында мәгълүмат алуны киңәйтү, мәшгульлек үзәге хезмәтләрен халыкка якынайту, аларның сыйфатын һәм куллану мөмкинлеген арттыру.
Ярминкәдә 11 оешмадан кадрлар белән эшләүче белгечләр катнашты, шулар арасында, ПАҖ “МТС” филиалы, ПАҖ “КАМАЗ “Пресс-рам заводы”, ПАҖ “КАМАЗ “Логистик үзәге”, ҖЧҖ “Электр транспорты”, ПАҖ “КАМАЗ” Кою заводы, МБДУУ “54 номерлы балалар бакчасы “Очкын” һәм башкалар.
Эш бирүчеләр барлыгы 163 буш эш урыны тэкъдим иттеләр, сыйфат менеджменты һәм КАМАЗ җитештерү системасының үсеш бүлегенә бюро җитәкчесе, инженер-технолог, кече тәрбияче, шәфкать туташы, кадрлар белгече – сәркатип, инженер-конструктор, участок мастеры, төяү җайланмасын йөртүче, фрезерчы, слесарь-ремонтчы, металл коючы, буяучы, келәтче, транспортировщик, пульт белән идарә итү операторы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, тикшерүче-кассир, эш бүлүче, механик-җыю эшләре слесаре, юл монтеры, урам себерүче, токарь һәм башкалар.
Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләр игътибарына Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде, ярминкә үткәрелү вакытына анда барлыгы 4813 буш эш урыны теркәлгән.
Ярминкәгә барлыгы 137 кеше килде, шуларның 16на алга таба эшкә урнашу өчен ярминкәдә катнашкан оешмаларның вакантлы эш урыннарына юллама бирелде.