Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылган “Пешекче” һөнәре буенча курслар тәмамланды.
“Төбәк квалификация үстерү агентлыгы” Яшел Үзән филиалында өч ай дәвамында узган укуларны эшсез гражданнар арасыннан 14 кеше үтте.
Үзләрен практикада уңышлы күрсәткән тыңлаучыларга эшкә урнашырга тәкъдим ясадылар.