Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге чираттагы "Маркетинговый визит" оештырды

2018 елның 9 феврале, җомга

«Маркетинговый визит» циклы кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Зәй ит комбинаты» ҖЧҖенә бардылар.

Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар предприятиеләрнең актив мәшгульлек сәясәте алып баруын ачыклау максатыннан гамәлгә ашырыла.

Очрашу барышында предприятие вәкилләренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре өлешендә аңлатмалар бирелде, социаль яклауга аеруча мохтаҗ булган гражданнарны эшкә урнаштыру турында фикер алышынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International