Казанның Совет районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

15 февраль көнне Казан шәһәренең Совет районы эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Чарада «Служба экстренных вызовов-112», «Стоматологическая поликлиника-9» Дербышки, «Таттелеком», «Казанский молочный комбинат», ГБУ ДО «РДЮСШ по конному спорту», , Управление МВД России по городу Казани, «Бахетле» ҖЧҖ кебек предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре ктанашты.

Дәгъва кылучыларга шәфкать туташы, санитарка, балта остасы, штукатур, мерчендайзер, укладчик-упаковщик, инструктор-методист, өлкән инструктор-методист, икътисадчы, коневод, автомобиль йөртүче, кассир, пешекче, сатучы кебек вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә 09.00 сәгатьтә, Казан ш., Журналистлар ур., 13а адресы буенча узачак. Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International