Сарман районында эш бирүчеләрне эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан үткәрелгән программаларда катнашырга чакырдылар

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Сарман авылында халыкны эш белән тәэмин итү законнарына кагылышлы мәсьәләләр буенча эш бирүчеләр белән мәгълүмати очрашу узды.

Сарман эш белән тәэмин итү үзәге директоры Гөлнара Хайбрахманова Сарман районы прокуроры урынбасары Ленар Рахматуллин белән аңлату эшләре алып барды.

Очрашуда катнашучылар эш бирүчеләрнең программаларда катнашу, шул исәптән 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру, стажировка һәм эшкә урнаштыру, инвалидларны эшкә урнаштыру, эш урыннары җихазлау турында фикер алыштылар.

Эш бирүчеләргә шулай ук мәгълүмати буклетлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International