Шушы көннәрдә Яңа чистай-Высельск җирлегендә отчет җыелышы булып узды.
Чара барышында Чистай муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов районның социаль-икътисадый торышына кыскача бәяләмә бирде.
Чистай эш белән тәэмин итү үзәге директор урынбасары Рәсимә Нургатина Чистай муниципаль районында 2017 елда халыкны эш белән тәэмин итү программа чараларын тормышка ашыру турында белдерде.