Клара Таҗетдинова Зәйдә эш сәфәре белән булып кайтты

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Зәйгә эш сәфәре барышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова социаль яклау бүлеге, «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәт коллективлары белән очрашты.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасының төрле тармаклары мәсьәләләре һәм үсеш динамикасы каралды. Катнашучылар игътибарына видеоролик тәкъдим ителде.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, 2018 елда республикада 2 истәлекле вакыйга узачак: 18 мартта Россия Президентын сайлаулар, ә җәен Казанда футбол буенча дөнья Чемпионаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International