Шушы көннәрдә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәге «Опека» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар һәм политехник техникумы студентлары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде. Барлыгы чарада 23 кеше катнашты.
Һөнәри юнәлеш бирүче чара берничә этапта узды. Башта катнашучылар белән ике мини-уен үткәрелде.
Уеннардан соң балалар «Һөнәр» дигән фильм карадылар.
Чара ахырында катнашучылар һөнәри юнәлеш бирүче тест узды.