«Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүчеләр космонавт белән очрашты

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Бөгелмә «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүчеләр космонавт Сергей Рыжиков белән очрашты. Очрашу вакытында малайлар һәм кызлар космос турында документаль фильм карады.

Аннан соң балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Космонавт корабльгә нинди ризыклар, шәхси әйберләр алырга ярый, төрле ачышлар турында сөйләде.

Очрашу ахырында космонавт балаларга үгет-нәсихәт бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International