Дәрестән тыш вакытта балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү эшен оештыру кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә социаль ярдәм алучы 26 гаилә өчен бәйрәм чарасы оештырды.
Чара башында балалар белән “Раштуа турында нәрсә беләсең?” дигән темага әңгәмә оештырылды. Катнашучылар әлеге бәйрәм белән бәйле тарих белән танышты. Аннан соң балаларга спектакль күрсәтелде.
Спектакль караганнан соң катнашучыларга төрле уеннар уйнарга һәм бәйгеләрдә катнашырга тәкъдим ителде.