Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В. Гомәров Сталинград сугышында катнашкан, Буа шәһәрендә яшәүче Гариф Сафиуллин белән очрашты.
Очрашуда Буа районы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе З. Хөснетдинова һәм социаль яклау органнары вәкилләре Г. Сафиуллинга продукт җыелмасы тапшырды.
Ветеран «Гармония» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә исәптә тора.