Бөгелмә «Радуга» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнарны заманча өстәл уеннары белән таныштырды.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Лилия Ремеева һәм Ольга Лукашова «Игротека. Радужное детство» дигән чара уздырды. Педагоглар балаларны иң популяр уен «UNO» белән таныштырды.
Барлык катнашучылар да шулкадәр мавыгып уйнады, вакыт бик тиз үтеп китте.