Шушы көннәрдә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле нефть, газ тармаклары Бөтенроссия һөнәри берлеге хезмәткәрләренең Татарстан республика оешмасы оештырган семинар-киңәшмәдә катнашты.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгече очрашуда катнашучыларга балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру программасын тормышка ашыру турында сөйләде.
Шунысын да әйтергә кирәк, барлыгы киңәшмәдә 25 предприятие вәкиле катнашты.