Яр Чаллының «Ышаныч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Лев Толстой рус әдәбияты язучысының иҗатына багышланган чаралар үткәрү планлаштыра.
«Л. Н. Толстой тормышында Казан чоры” мәгълүмат сәгате кызыклы һәм файдалы үтте. Чараны №5 китапханә хезмәткәрләре әзерләде. Алып баручылар язучының иҗади тормышы турында сөйләде.