Кичә Яр Чаллы «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Танар» Гаилә клиникасы баш табибы катнашында мәгълүмати – медицина чарасы узды. Чарада 49 кеше катнашты.
Лекцияләр барышында социаль хезмәтләр алучылар онкологик авыруларны профилактикалау һәм диагностикалауның төп чаралары, сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында сөйләштеләр.