Кама Тамагы «Богородский рай» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Венера Хәсәнова Кама Тамагы урта гомуми белем бирү татар мәктәбе укучылары белән төркемле дәрес үткәрде.
Эшчәнлекнең максаты – компьютерга позитив караш формалаштыру.
Дәрес барышында укучылар дөрес һәм төгәл итеп сорауларга җавап бирде, һәм ахырда интернет-бәйлелекне ачыклаучы Кимберли Янг тесты узды.