“Мин бәхетле яшәргә телим” дигән исем астында рәсем конкурсы

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

“Шатлык” приютында балалар белән “Мин бәхетле яшәргә телим” дигән исем астында рәсем конкурсы үткәрелде.

Конкурсны тәрбияче Ибрагимова И. П. үткәрде.  Конкурсның максаты: балаларны терроризмга каршы тору, кешелеккә куркынычлыгы турында мәгълүмат бирү, аның белән көрәшү юлларын өйрәнү.

Алар үзләренең рәсемнәрендә тыныч тормышта яшәргә теләүләрен, кояш, күкне күрергә, бөтен дөнья балалары дуслашу теләген белдерделәр.

Балаларның җавабы бер: “Без террорга каршы!”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International