Питрәч «Шатлык» социаль приютында психолог Римма Садыйкова балалар белән наркотиклар таралуны кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән социаль технологияләр белән чара уздырды.
Балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр, уеннарда катнаштылар.
Ахырда тәрбияләнүчеләр бер-берсенә яхшы кәеф теләделәр.