«Талисман» отряды волонтерлары яңа көч белән эшкә кереште

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Түбән Кама «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты.

Традиция буенча, егетләр һәм кызлар иҗади остаханә оештырды.

Олылар һәм балаларның уртак иҗаты яхшы ышанычлы мөнәсәбәтләр формалаштыра. Моннан тыш, уртак иҗади эшчәнлек мавыктыргыч һәм кызыклы вакыт үткәрү булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International