Кичә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре инвалид балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларга һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Очрашу барышында Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре дәүләт хезмәтләре турында сөйләделәр.
Очрашу азагында түгәрәк өстәлдә катнашучылар үзара хезмәттәшлекне дәвам итү турында килеште.