«Наз»да файдалы очрашу

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 31 нче гыйнварында  “Наз” бүлекчәсендә Балтач муниципаль районының эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Зәйнуллин Зиннур Зиннәт улы белән  очрашу булды.

Көн тәртибендә  мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә  урнаштыру иде. Эш белән тәэмин итү  үзәге җитәкчесе  мәшгүльлек политикасы, Балтач районы җирлегендәге бу үзәккә беркетелгән мөмкинлекләре чикле кешеләр саны һәм катнаш һөнәр алу өчен укуларның тәртибе  турында сөйләде. Очрашу ахырында Зиннур Зиннәт улы эш табу буенча гражданнарга адреслы ярдәм итү өчен Балтач районының эш белән тәэмин итү  үзәгенә чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International