Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре һәм «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үзара хезмәттәшлеген дәвам итә.
Бүген «Шатлык» үзәге базасында түгәрәк өстәл узды. Очрашуда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм комплекслы үзәге белгечләре катнашты.
Чара кысаларында эшчәнлеге юнәлешләре турында «Шатлык» үзәге директоры Людмила Симонова мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Алга таба түгәрәк өстәлдә катнашучылар 2018 елда хезмәттәшлек һәм уртак чаралар үткәрү турында фикер алыштылар.