Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматлар буенча, Чаллыда рәсми рәвештә 1164 эшсез граждан теркәлгән, узган атнага караганда бу 50 кешегә күбрәк.

Шулай ук узган атнада Түбән Камада, Яшел Үзән, Алабуга, Кама Аланында һәм Менделеевскида эшсезләр саны арткан. Булган мәгълүматлар буенча, 30 гыйнвар көненә әлеге районнарның халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1138, 457, 362, 326 һәм 107 эшсез кеше теркәлгән.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу атнада Чистайда эшсезләр саны кимегән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International