Чистай психоневрологик интернатында «Бочча» уйнау буенча мини-ярышлар узды. Әлеге чара инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәре Татар республика иҗтимагый оешмасы белән бергә оештырыла.
Шунысын да әйтергә кирәк, интернат-йорт карамагындагылар өчен «Бочча» уены яңа спорт төре түгел, ярышлары даими ике елдан артык уздырыла.