Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән кешеләр якынлашып килүче бәйрәмнәргә әзерләнә.
Иҗади актив Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көненә концерт программасы әзерли.
Ханымнар күренешләр һәм музыкаль котлаулар кабатлый. Ир-атлар шулай ук читтә калмый, үзләренең иҗади бүләкләрен әзерли.