Бөгелмә «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән хатын-кызларны котладылар.
Кунаклар хатын-кызларга ныклык һәм рух көче өчен зур рәхмәт белдерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Сугыш елларында бу хатын-кызлар әле бала гына булганнар, әмма олылар белән бергә барлык сугыш авырлыкларын җиңеп чыга алганнар.