Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чираттагы «уңган куллар» түгәрәге яңа ел символына багышланган иде.
«Этләр һәрвакыт кешеләр янында яши, алар шатлык-куаныч, дуслык һәм тугрылык бирүчеләр. Шулай итеп, без балалар белән Яңа ел символы – Этне ясарга булдык» диде түгәрәк җитәкчесе Анжелика Пушкова.