«Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр өчен күңел ачу программасы оештырылды

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Яр Чаллы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Chill Out» кафесында бәйрәм оештырылган.

Кызлар һәм малайларны фея каршы алды, ул күңелле сабын куыгы шоуы оештырды.

«Безнең балалар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Шулай ук бәйрәмгә мультфильм персонажлары «Нолик» һәм «Симка» килде, алар күңелле конкурслар оештырды», - дип сөйли приют белгечләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International