«Асылташ» приютында «Яңа ел шкатулкасы»

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Яр Чаллы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Яңа ел шкатулкасы» күңел ачу уены узды. Чараның максаты – тәрбияләнүчеләрдә театрләштерелгән уеннарга кызыксыну уяту.

Уен җиде этаптан торды. Балалар үз эрудициясен күрсәтте, әкият геройларын искә төшерде. Балалар бик теләп бәйгедә катнашты.

Кыска гына вакыт эчендә балалар рус халык әкиятләрен искә төшерделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International