«Өмет Яры» үзәгендә «Развлеченье для веселья» программасын тормышка ашыру дәвам итә

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Менделеевск «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә «Развлеченье для веселья» комплекслы программасы тормышка ашырыла.

Программаны тормышка ашыру кысаларында социаль-тернәкләндерү бүлегендә Иске Яңа ел бәйрәме узды.

Чараның максаты – өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларда халык гореф-гадәтләренә уңай караш формалаштыру.

Бәйрәм барышында яңа ел темасына уеннар, шигырьләр яңгырады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International