“Раштуа бәйрәме”

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

9 нче гыйнвар көнне шәһәрнең “Пирамида” кафесында Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә исәптә торучы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар  өчен  “Раштуа бәйрәме” уздырылды.

Менә инде 8 нчы ел рәттән бу чараны әлеге кафе җитәкчесе Фәргать Фаилевич Хәйруллин оештыра. Традицияга әверелгән Раштуа бәйрәме быел да бик күңелле узды. Сабыйлар - Кыш бабай, Кар кызы һәм  төрледән – төрле әкияти геройлар белән берлектә рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар һәм биеделәр.

Театральләштерелгән тамашадан соң балалар бәйрәм  табыны артында тәм –томнан авыз иттеләр. Раштуа бәйрәменән һәркем яхшы кәеф белән таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International