«Салават күпере» үзәгендә волонтерлар кунакта

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Бөгелмә «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә яңа ел чаралары узды.

Беренче булып өлкәннәр янына кунакка 1 нче номерлы «Карлыгач» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Яшь волонтерлар әби-бабайлар белән чыршы янында биеде, табышмакларга җавап бирде, уеннар уйнады.

Ә аннары социаль-тернәкләндерү бүлеге карамагындагы өлкән яшьтәгеләрне  «өлкән яшьтәге» волонтерлар Ольга Костюнина, Асия Исмәгыйлева, Мария Фадеева һәм башкалар котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International