Бүген Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Күчмә офисы наркология диспансерында булды. Очрашуны үзәк профконсультанты үткәрде.
Катнашучыларга Түбән Кама муниципаль районы хезмәт базарындагы вәзгыять, кирәкле һөнәрләр, уңышлы эшкә урнашу программалары, шулай ук һөнәри укыту турында сөйләделәр.