2018 елның 22 – 23 гыйнварында Башкортостан Республикасы башкаласы Өфәдә СТРАТЕГИК СЕССИЯ «Рәсәй социаль өлкәсенең киләчәк образы. Социаль ярдәм күрсәтү» киләчәк социаль форумы оештырылды, анда Идел Буе Федераль Округы вәкилләре катнашты.
СТРАТЕГИК СЕССИЯДӘ катнашу өчен Татарстан Республикасыннан ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Мөбәрәкшин А. Ф. җитәкчелегендә Әлмәт муниципаль районының социаль хезмәт учреждениеләре җитәкчеләре җибәрелде.
Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гыйматдинова К. А., «Кайгырту» Үзәге директоры Шиһапова Ф. Ф., директор урынбасары Хәмидуллина М. С., «Ветеран» Инвалидлар реабилитация үзәге директоры урынбасары Вергасова Э. Р., социаль эш буенча белгеч Трушина Р. Р. өч төрле төркемдә катнаштылар. Алар Рәсәйдә социаль өлкәнең киләчәге проектларын булдыру өстендә эшләделәр. «Рәсәйнең ерак төбәкләрендә һәм авылларында социаль хезмәтләрне үстерү» төркемендә катнашып «Кайгырту» Үзәге вәкилләре Рәсәй Пенсия Фонды Идарәсенең «Мобиль бригада. Интернет-технологияләр» сертификатына лаек булды
Гомумән алганда, Сессиясенең эше нәтиҗәле узды.